Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 август 2021, 01:05

Малай әтисеннән 3 миллион сум акча урлаган

Ничек итеп?

Unsplash
Фото: Unsplash

Мәскәүдә яшәүче репетитор үзенең 13 яшьлек укучысын гаиләсеннән 3 миллион сум акча урларга һәм шәһәрдән качарга котырткан. Бу хакта Гагарин районара прокуратурасы хәбәр итә.

Репетитор малайны әтисеннән акча урлап, бер өлешен янына  калдырып, калган акчаларны аңа бирергә күндергән. Балигъ булмаган малай өйдән 3 миллион сум акча урлаган һәм әтисенең банк исәбеннән 100 мең сум алган. Шуннан үсмер акчаны билгеләнгән бер урында репетиторга тапшыра.

Шуннан репетитор укучысы белән машинага утырып Казахстан  чигенә юлланалар. Эштән  кайткач, улларын өйдә тапмаган ата-ана чаң кага, полициягә мөрәҗәгать итә. “Кулы озын” репетиторны Свердловск өлкәсендә тоткарлыйлар. Малайны исә әти-әнисенә тапшыралар. Ирне “Зур күләмдә караклык кылу”, “Балигъ булмаганны авыр җинаять кылуга этәрү” маддәләре буенча гаепле дип тапканнар.

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: