Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 август 2021, 10:29

Десантчылар интим-кибеткә һөҗүм иткәннәр

Элиталы гаскәрләрнең батырлыклары ишетелә башлады инде...

regnum.ru
Фото:regnum.ru

Кичә, 2 августта, Мәскәүдә “вдв-шниклар” көнендә өч десантчы,  интим-кибеткә бәреп кереп, аны җимереп ташлаганнар.

 РЕН ТВ каналы мәгълүматы буенча, вакыйга 1905 елгы урамда булган. Дебоширлар сатучыны тукмаганнар һәм аның колагыннан алкасын йолкып алганнар, витриналарны туздырып качканнар.

Һава-десант гаскәрләрен хәрбиләр арасында элита дип йөртәләр. “Вдв-шниклар” үзләре дә десантчы исемен йөртү белән чиксез горурлана.  Нишләп соң алар югарыда язылган кебек тәртип боза? Сугыша? Эчеп йөри? Фонтаннарда су керә? Десантчылар көнендә шәһәр урамнарында төшерелгән кадрларны карасаң, бу гаскәрләр чыннан да элита микән дигән шик туа. Ул гына түгел, десантчылар көнендә кешеләр урамда йөрергә чыгарга курка...

Чыганак: Moslenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: