Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 июль 2021, 11:34

Уфа дәваханәсендә пациент табибларны тукмаган

Бу хәл реанимациядә булган.

https://lenta.ru
https://lenta.ru

Уфа дәваханәләренең берсендә пациент табибларны тукмаган. Бу хәл үткән якшәмбедән дүшәмбегә карата булган, дип хәбәр итә UfaTime.ru.

Төнен дәваханәгә бер ирне алып киләләр, ул наркотиклар йогынтысында була.

Пациентны табиб-токсиколог кабул итә. Тикшерү вакытында ир кинәт кенә үзен агрессив тота башлый һәм табибка ташлана. Хатын, пациенттан үзен якларга тырышып, урындык ала. Әмма ир урындыкны тибеп очыра. Тавышка анестезиолог йөгереп килә, ул ирне тынычландырырга тырыша. Ләкин пациент аңа да ташлана һәм башына берничә тапкыр суга.

Нәтиҗәдә тосикологның кулы сынган икәнлеге ачыклана. Ә анестезиологның баш сөяге-миенә зыян килә.

Кулы сынган хатын полициягә гариза язган.

Чыганак: https://www.ufa.kp.ru

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: