Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 июль 2021, 11:35

Министрны СИЗОга җибәрәләр

Сүз Башкортстанның төзелеш министры хакында бара.

123ru.net
123ru.net

Агымдагы елның февраль аенда республиканың төзелеш һәм архитектура министры булып эшләгән Рәмзил Күчәрбаев кулга алынган иде. Аны шунда ук йорт арестына җибәрделәр.

Ул, Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе белән җитәкчелек иткән 2017 елда, вазифа вәкаләтләрен арттырып, 95 миллион сум зыян салуда гаепләнде ул. Шуңа карамастан, түрә һаман үз вазифасында кала. Кулга алынганнан соң да аңа карата тагын берничә эш кузгатылды. Бүген зыян суммасы миллиард сум белән исәпләнә.

“29 июльдә, имеш тә йорт аресты шартларын бозган өчен дип, суд Күчәрбаевка җәза төрен яңадан карады”, – дип әйткән UFA.AIF.RU басмасына әлеге хәлләр белән якыннан таныш шаһит.

Эш шунда: министрның суд эшләрен алып баручылар белән элемтә чаралары ярдәмендә аралашуы ачыкланган. Шуңа Уфаның Совет районы суды аны сак астына күчерергә дип карар иткән. Карар әле үз көченә кермәгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: