Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 июль 2021, 11:53

20 метр тимерчыбык өчен... 4 миллион штраф

Тормышта күп нәрсә статуска бәйле шул. 

severinform.ru
Фото:severinform.ru

Мәскәүдә ике ир төсле металл уралаганнар. Хәзер алар 4 миллионга якын зыян капларга тиеш. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.

Абдихошим Холмахматов белән  Азамат Хамзаев Мәскәү дәүләт университеты бинасы янындагы  технологик коллектордан 20 метрга якын кабель кисеп урлаганнар. Әмма урланган тимерчыбыклар хөкүмәт элемтәсен тәэмин иткән, шуңа күрә  махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр мошенникларны вакыйга урыныннан китеп өлгергәнче үк тотканнар.

Моңа кадәр хөкем ителгән каракларның берсенә ике ел каты холыклы колония биргәннәр. Икенче ир ике ел гомерен колония-поселениедә үткәрәчәк. Шулай ук  Федераль сак хезмәте караклардан 3 миллион 744 мең сум түләтүләре турында таләп белән судка мөрәҗәгать иткән.

Тормышта күп нәрсә дәрәҗәгә ия шул. Билгесез бер урында  шулай кабель урласалар, җинаятьчеләрнең эзен дә тапмаслар иде. Ә менә бу линия хөкүмәтнеке булып чыккан. Каракларны да сәгате-минуты белән тоткарлаганнар, тиз арада утыртып та куйганнар.

 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: