Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 июль 2021, 18:57

Кыйналган министр үлгән...

Ул комада ята иде. 

amurobl.ru
Фото:amurobl.ru

Тикшерүчеләр  Амур өлкәсенең  элемтә министры Александр Курдюковны үтерүдә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар.

Бу хакта Baza Telegram-каналы, Русиянең Тикшерү комитетына сылтанып, хәбәр итә.

Үтерүдә  биредә яшәүче 39 яшьлек ир шикләнелә. Ике ир арасында ни сәбәпле низаг чыккан, сәясәтче үлеменә нәрсә китергән  - әлегә билгесез.  

Курдюков үлеме турында Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов  25 июльдә хәбәр итте. Вакыйга белән таныш кеше турбазада кыйналган министр башы  белән бетон тротуарга бәрелү җәрәхәте аркасында үлгән, дип шикләнә.

17 июльдә  Амур өлкәсендәге “Берлога” пансионаты сакчысы кичке обход вакытында нык тукмалган Курдюковка тап була. Аны авыр хәлдә госпитализациялиләр. Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу маддәсе  буенча җинаять эше кузгатылган булган. 22 июльдә ул комага китә. Соңрак аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Министрның берничә урыннан баш сөяге сынган һәм баш мие гематомасы теркәлгән. 

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: