Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 июль 2021, 11:36

Исерек булган

Ә правасы булмаган.

пресс-служба ГИБДД по РБ
пресс-служба ГИБДД по РБ

Бүген, 25 июльдә, Салават районында автомобиль авариясе булган. Таң белән Ишембай-Радио автоюлының 4нче километрында “исерек” юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.

 

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Lifan X60 руле артында булган 20 яшьлек егет хәрәкәт вакытында машина белән идарәне югалта һәм юлдан чыгып оча.

Авариядә 19 яшьлек пассажир зыян күрә. Төрле тән җәрәхәтләре алучыны дәваханәгә озаталар.

Әлегә шунысы билгеле: руль артына утырган шушы район егетенең водитель таныклыгы булмаган. Өстәвенә, ул исерек булган. Тикшерү нәтиҗәсе – 0,294 мг/л. Бу факт буенча икшерү эше бара.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: