Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 июль 2021, 19:43

Машина изелеп беткән (ВИДЕО)

Исерек водитель тулы бер гаиләне харап иткән. 

ulpravda.ru
ulpravda.ru

21 июльдә кичке бишләр тирәсендә Ульяновск шәһәрендәге Президент күперендә «Камаз» белән идарә итүче исерек водитель  Kia Rio җиңел машинасын бәрдергән. Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, аның хатыны һәм баласы хастаханәдә вафат булган. Алар Тольяттида яшәгән.

«Камаз» бәрдергәч, җиңел машина алдагы зур машина артына килеп кергән. Kia Rio машиналар арасында кысылып калган һәм изелгән.

 "Аварияне китереп чыгаручы исерек „Камаз“ водителе тоткарланган, СИЗОда утыра. Җинаять эше ачылды», — дип хәбәр иткәннәр өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Камаз» машинасы «Дорремстрой» компаниясенеке була. Ул Президент күперендә тизлеген арттыра, алдындагы Kia Rio машинасын бәрдерә, җиңел машина алдында да йөк машинасы була. Шулай итеп, Kia Rio ике йөк машинасы арасында калып яньчелеп бетә.

29 яшьлек Kia Rio йөртүчесе имгәнә һәм урында ук үлә. Аның 25 яшьлек хатыны һәм ике яшьлек кызы хастаханәдә үләләр.

Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул исерек килеш руль артына утырган «Камаз» йөртүчесен җитди җәза көтүен әйтте, диелә хәбәрдә.

Коточкыч авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган. 

Тулырак: "Интертат.ру"

Читайте нас: