Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 июль 2021, 15:39

Башта машинаны бәрдергән, аннары шунда биеп күрсәткән (ВИДЕО)

Абау!

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Липецкида яшәүче автоледи каршы юл полосасына чыга һәм зур тизлектә ата-анасы белән 9 яшьлек бала китеп барган автомобильне бәрдергән. Ул гына түгел, ашыгыч хезмәтләр каза күрүчеләрне караган вакытта водитель хатын җимерек машина фонында биеп тә күрсәтә.

Сөйләшүләреннән күренүенчә, водитель хатын кырын төягәнгә охшаган. Вакыйганың видеосын “Расстрига” Telegram-каналы бастырып чыгарган.

Җирдә яткан каза күрүчене медиклар тикшергән вакытта хатын биегән хәрәкәтләр ясый.  Моны видео кадрларыннан күрергә була. Telegram-канал мәглүматлары буенча, ул медицина тикшерүеннән баш тарткан һәм руль артында мин түгел идем, дип белдергән. Моңа өстәп, бу юл авариясенең хатын исәбендә беренче генә булмавы да ачыклана. Шушы юл-транспорт ваыйгасына охшаш  авариядә ул бернинди җәза да алмый, чөнки,  имеш, полициядә эшләгән ире вакыйганы  ничектер хәл иткән.

Life.ru хәбәр итүенчә, 2015 елда хатын алкогольле эчемлекләр кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклаучы медицина   тикшерүеннән баш тарткан булган. Моның өчен аңа штраф салганнар,  һәм ул водитель таныклыгыннан колак каккан.

Шундый оятсыз кешеләр була, күрәсең... Җәрәхәтләнгән пассажир янында биегәнен исәпкә алганда, мәет алдында шулай кыланмас дип кем әйтә ала?

 

Чыганак: Lenta.ru

 

 

 

 

 

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: