Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 июль 2021, 15:19

Үз акылында булганмы?

9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә төрмәгә озатылырмы, дәваланыргамы?Мәскәү шәһәрендәге Сербский исемендәге фәнни үзәкнең белгечләре  нәтиҗә ясаган. 

Үз акылында булганмы?
Үз акылында булганмы?

Казан шәһәрендәге 175 санлы гимназиядә 9 кешене атып үтергән, 30 кешене яралаган Илназ Галәвиевны Мәскәү шәһәрендәге Сербский исемендәге фәнни үзәкнең белгечләре үз акылында түгел дигән нәтиҗә ясаган.

19 яшьлек егетне анда бер ай элек илттеләр. Үзе укыган мәктәпкә мылтык күтәреп барып, ул бу көнне бик күп “биомусорны” үтерергә ниятләгән булган. Үзен интернетка “Аллаһ” дип язып куйган.

Әгәр дә Галәвиевны үз акылында дип тапкан булсалар, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәрләр иде. Хәзер аны психиатрия дәваханәсенә дәваланырга озатачаклар.

Чыганак: lenta.ru

Фото:popcake.tv

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: