Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 июль 2021, 15:43

Ялган белешмә ясаган

Сатып алучылары да шактый булган.

ufa.aif.ru
ufa.aif.ru

Республикада соңгы көннәрдә тәүлегенә 250 тирәсе кешегә ковид диагнозы куела.

 

Эпидемия башланганнан алып барлыгы 45 меңнән артык кеше вирус йоктырган дип исәпләнә. Бу чир аркасында 700дән күбрәк кешенең гомере өзелде...

Әле Башкортстанда 800 меңгә якын кеше вакцинаның беренче компонентын ясатты, ә 500 чамасы кеше икесен дә эшләткән.

Әйткәндәй, вакцинага бәйле кырын эшләр дә кылына башлаган. Мәсәлән, Октябрьский шәһәрендә полиция хезмәткәрләре ялган медицина белешмәләре әзерләү фактын ачыклаган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 51 яшьлек ир акчага сату өчен коронавируска анализ турында медицина белешмәләре әзерләгән. Тикшереү барышында аңарда төрле фамилияләргә эшләнгән 30дан артык белешмә табылган.

Гомумән, республикада июльдән башлап, мондый фактларга бәйле 30дан артык җинаять эше ачылган.

 

Әйе, белешмәне сатып алып була да ул. Әмма сәламәтлекне акчага сатып алып булмаганлыгын аңлап бетермибез шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: