Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 июль 2021, 21:45

Руль артына - аек килеш

Алкогольле эчемлек кулланып, транспорт руле артына утыручыларны ачыклаучы яңа прибор бар.

Руль артына - аек килеш
Руль артына - аек килеш

ЮХХДИ хәмер куллануны  тиз рәвештә билгеләүче прибор алырга җыена. Киләсе елдан аны медицина каравы үтми дә ачыклау мөмкин булачак. Моны башка илләрдә кулланалар да инде.

Яңа приборлар наркотик яки спирт куллануны ачыклаучы медицина тикшерүен үтүне алыштырмый. Алар бары тик ЮХХДИ хезмәткәренә минут эчендә водительне  тикшерергә һәм эскпертиза җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук мәҗбүри видеофиксация белән тест үткәрелергә, ә приборлар тикшерелергә һәм дәүләт реестрына кертелергә тиеш.

Табиблар әйтүенчә,  спирт аз гына микъдарда да организмны сүлпәнләндерә, ә юл хәрәкәтендә аек килеш тә нык игътибарлы булу кирәк. Юлларда сак булып, имин йөрсеннәр иде.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: