Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 июль 2021, 12:52

Исерек егетләр туристларны кыйнаган

Вакыйга шәһәр үзәгендә, Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында булган.

Исерек егетләр туристларны кыйнаган
Исерек егетләр туристларны кыйнаган


Уфага Мисырдан килгән туристларны исерек егетләр кыйнап ташлаган. Вакыйга башкала үзәгендә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасыннан берничә метр

ераклыкта гына булган. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.

Уфа үзәгендә исерек яшьләр төркеме берничә туристка һөҗүм итә. Дуслары исә бу вакыйганы видеога төшереп тора. Аннары кадрларны социаль челтәрләргә дә куялар.

Видеодан күренгәнчә, низаг Ленин урамында була.

Якынча белешмә буенча, Мисырдан килгән кешеләрнең берсе җитди имгәнгән. Чит ил кешеләрен якларга маташкан Уфа кешесе дә җитди зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.


«Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга 20 июньдә булган. 

«Сугыш турында хәбәр теркәлде. Анда катнашучыларны Уфаның 9 нчы полиция бүлегенә китерделәр. Хәзерге вакытта тикшерү бара, шуннан соң процессуаль карар кабул

ителәчәк», — дигәннәр ведомствода. 

Чыганак:intertat.tatar

Фото: intertat.tatar

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: