Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 июль 2021, 09:59

Хатынына үч итеп, чак баланы үтермәгән

3 яшьлек сабыйның ни гаебе бар?

Хатынына үч итеп, чак баланы үтермәгән
Хатынына үч итеп, чак баланы үтермәгән

Иркутскида кечкенә баланы балконнан аска төшереп җибәрергә янаган ирне тоткарлаганнар.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында   хәбәр итүләренчә, баланың гомеренә башкача куркыныч янамый. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак, дип тә өстиләр анда.

Ирне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул үзенең тәртибен һәм кылыгын хатынының хыянәте белән аңлаткан. Хатыныннан баладан баш тартуын да таләп иткән ул.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, күп катлы йорт кәрнизендә басып торган ир белән сөйләшүләр 2 (!) сәгатьтән артык дәвам иткән. Җитмәсә, көчле яңгырдан соң ата кеше басып торган йорт кәрнизе тайгакланган...

Сишәмбе көнне  таралган видео кадрларына ярашлы, ир балкон култыксалары аша тышкы якка чыккан да баласын аска төшереп җибәрергә янаган. Җирле халык аны бу адымны эшләмәвен үтенгән. Ә ул хатыны белән очрашу таләп иткән. Вакыйга урынына Романның хатыны һәм белгеч-психиатр  килгәннәр. Коткаручылар аста “гомер кубы”н  (“куб жизни”) тарттыра. Бәхеткә, соңрак ир 3 яшьлек малайны бүлмәгә кертә һәм үзе дә балкон аша фатирына үткән.

Ирнең исеме – 34 яшьлек Роман Терентьев. Вакыйгага кадәр ул хатынын кыйнаган дигән имеш-мимешләр дә бар.

Дүшәмбе көнне Романның хатыны полициягә шалтыратып, ире баланы бакчадан барып алуын хәбәр итә. Хатынына ул баланы башкача күрмәячәксең дип вәгъдә итә. Баланың соңгы минутларын видеога төшереп, сиңа җибәреп торачакмын дип тә өсти Роман.

Күптән түгел ир белән хатын аерылышу процессын башлаган.

Кисәк кенә Мазовлар гаиләсе фаҗигасе искә төште. Хәтерегездә булса, анда да гаилә конфликты нәтиҗәсендә  балаларын ияртеп чыгып киткән ир аларны үтерә, соңрак аларның гәүдәләрен елгадан табып алалар...

Нишләп соң  ир белән хатын мөнәсәбәтләре арасында балалар еш кына “разменнаяга монета” әйләнә? Аларның ни гаебе бар?

Чыганак: lenta.ru

Фото: «Двач/Ньюсач» Telegram-канал видеосыннан скрин. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: