Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 июль 2021, 02:08

Малае әтисенә ут төрткән

Ни өчен?

Малае әтисенә ут төрткән
Малае әтисенә ут төрткән

Екатеринбургта яшәүче 31 яшьлек егет әтисе  баш энергетик булып эшләгән Михеев иемендәге металлар физикасы институтына килеп, 57 яшьлек әтисенә яндыргыч сыекча сипкән һәм аңа ут төрткән.

Бу хакта  төбәкнең E1.RU басмасы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл 7 июльдә институт фойесында булган. Әти белән улы арасындагы сөйләшү җәнҗалга әверелә. Улы әтисеннән фатир саткан акчаларны таптырган. Кызып китеп, егет әтисенә махсус сыекча сибә һәм зажигалка белән аңа ут төртә. Үзе шунда ук кача. Әти кеше кычкырган һәм егылган. Аны институт сакчысы коткармакчы, ялкынны сүндермәкче булган. Әмма ул, җитди пешүләр алып, дәваханәдә үлгән.

Соңрак полиция мәрхүмнең улын тоткарлаган.

Чыганак: Lenta.ru

Фото:  E1.RU 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: