Самара шәһәрендә исерек хатын өч яшьлек кызын алтынчы кат балконыннан ялгыш төшереп җибәргән.
Бу хәлгә шаһит булган күршеләре сүзләренә караганда, тыңлашмаганы өчен кызына хатын шулай "сабак укытырга" уйлаган. Сабый: "Әни, мин куркам!"- дип елап кычкырган, әмма хатын үзенең ачуын тиз баса алмаган. Ләкин шул мизгелдә кинәт футболкасы өзелеп китеп, сабый аска очкан.
Җиргә килеп төшү белән бала һәлак булган. Әнисе йөгереп чыгып, аны өйгә алып кергән. Подъездда сабыйның кан эзләре дә калган, дип сөйләгәннәр күршеләре. Полицейскийлар хатынны кулга алганнар.
Исерек кешедә бала кайгысы калмый шул...