Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 декабрь 2020, 14:50

Үги әтиләре балаларны салкынга куып чыгарган

Ач бала өстәлгә үрелгән булган...

Үги әтиләре 2 һәм 4 яшьлек ике баланы өстәлдәге колбаса кисәген алып ашаган өчен ачы суыкта подьездга куып чыгарган.
“АиФ” гәзите хәбәр итүенчә, җан өшеткеч вакыйга Первомайк авылында булган. 28 яшьлек ир никахсыз хатыны белән исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырганнар. Хатын каядыр чыгып кергән арада, ач балаларның берсе өстәлдәге колбаса кисәген үрелеп алган. Моны күреп калган ир ярсып балаларны ачы суыкта подьездга куып чыгарган. Өшегән сабыйларны күрше хатыны күреп калып үзенә алып кергән. Ярсыган ир 4 яшьлек үги улын кыйный башлаган. Хатынга полициягә шалтыратудан башка чара калмаган.
Әлеге вакытта ирне кулга алганнар, җинаять эше ачылган. Берсе туңган, берсе кыйналган балалар әлеге вакытта социаль-реабилитация үзәгендә.
Чыганак: tatpressa.ru
Фото: youtube.com