Бер ел элек Байкал артындагы хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновның җинаять эшен карау өчен присяжныйлар сайлап алу башланган. Чита шәһәрендәге икенче Көнчыгыш округ хәрби судында төп тыңлаулар бара.
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев әйтүенчә, суд присяжныйлар сайлап алу эшенә керешкән. “Бу бер көнлек эш түгел, вакыт таләп итәчәк”, - дигән ул.
Присяжныйларны сайлау ябык , ә киңәшмәләр ачык режимда үтәчәк.
Суд Шәмсетдиновны 2021 елның 16 мартына кадәр сак астында калдыру турында карар итте.