Кичә көндез Бәләбәйдә исерек водитель урамнан китеп барган әбине бәрдереп киткән.
БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, ВАЗ-2110 руле артындагы 25 яшьлек егет, Красноармейская урамының уң як кырыеннан хәрәкәт итеп, юл уңаеннан атлап баручы 75 яшьлек әбекәйне таптаган.
Әби өстенә барып менгәч, машина кюветка төшеп киткән һәм ауган. Җәяүле ханым дәваханәгә барганда ук үлгән.
Водитель моңа кадәр “права”сыннан мәхрүм ителгән булган. Алкотестер аның аек түгеллеген раслаган.
Егет сүзләре буенча, ул, имеш, картәнисенә барыр өчен такси чакырта алмаган, шул сәбәпле исерек килеш руль артына утырган.
Кызганыч, ниятләгән эше барып чыкмаган. Хәзер инде картәнисен тиз генә күрә дә алмас...