Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 Май 2020, 12:47

Бертуган сеңлесен юк иткән

Чөнки ул аңа дәрес әзерләргә комачаулаган.

Салават шәһәре суды 7 яшьлек сеңлесен мунчада ләгәндә тончыктырып үтергән 17 яшьлек кызга карата хөкем карары чыгарды. Аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.

Тикшерү эше барышында “Үтерү” маддәсен “Саксызлык буенча үтерү” маддәсенә үзгәрткәннәр.
Хәтерегезгә төшерәбез, вакыйга узган елның сентябрендә булган иде. Ике кыз да чит гаиләдә тәрбяләнгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз, дәресләр әзерләргә комачаулаган сеңлесен башыннан алып, су тулы тазка тыккан һәм бераз тоткан.

17 яшьлек үсмернең кадет мәктәбендә яхшы укуы билгеле. Җәза итеп иректән бер елга мәхрүм итүне сайлаганнар. Кыз бу срокны өйдә үткәрәчәк, әмма аның аерым гамәлләренә чикләүләр кертелгән.
Мондый вәхшилектән Ходай үзе сакласын...
Читайте нас в