Төмәндә хәрби тикшерүчеләр 15 ел буе яшеренгән ирне тапканнар. Евгений Южанин 2004 елның декабрендә хәрби частьтан качып киткән. Шул вакыттан бирле туганнары аның турында бер хәбәр дә алмаган.
Күптән түгел тикшерүчеләр ирне тапкан — ул рәсми булмаган рәвештә Төмән астында предприятиедә эшләгән.
- 35 яшьлек Евгений Южанин Магаданда туып үскән. 2004 елда хәрби частьтан качканнан бирле ул Төмән һәм Свердловск өлкәләре территориясендә яшәгән. 15 елдан артык ул туганнарына кайда булуын хәбәр итмәгән. Әнисенә аның табылуы турында тикшерүчеләр хәбәр иткән.
“Хатын улын күрү өчен Төмәнгә килде. Евгений Южанинга карата җинаять эше туктатылды. Частьны үз белдеге белән калдыру өчен анарда җитди сәбәпләр булмаган.” – дип хәбәр итә хәрби тикшерүчеләр.