Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 апрель 2020, 13:15

Укучы кызны талаганнар

Талаучысы кем диген әле!

Уфада талауда шикләнелгән ике яшь егетне кулга алганнар. 20 апрельдә алар 15 яшьлек таныш кызны талаган — аның смартфонын һәм телефон аксессуарларын урлаганнар.

Полициягә укучы кызның әтисе мөрәҗәгать итә. Вакыйганы тикшергән вакытта байтак нечкәлекләр дә ачыкланган, дип хәбәр итә “Вести”ның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Баксаң, 8 сыйныф укучысы бер талаучыдан авырлы икән. Берничә ай элек ул талаучыларның берсе — 21 яшьлек егет белән — җенси мөнәсәбәткә кергән. Хәзер инде егеткә закон алдында берничә маддә буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Читайте нас: