Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 апрель 2020, 16:45

Уфа мэриясе хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылган

Башкала хакимияте түрәләре Чечня сугышында катнашучы инвалидка тиешле торак бирмәгәннәр.

Башкала мэриясе түрәләренә карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү күрсәткәнчә, 2018 елның ноябреннән Уфа хакимияте шәһәрнең Октябрь район суды карарын үтәмәгән һәм Чечнядагы сугышта катнашучы инвалидка торак бирмәгән. Ул хроник авыруның авыр төре белән интегә.
Уфа прокуратурасы тикшерү материалларын билгеләнмәгән түрәләрнең гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирү өчен БР тикшерү комитетына юллады, шулай ук бюджетка инвалидларга торак сатып алу өчен өстәмә финанслауны кертү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте. Җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре, шулай ук дәгъва гаризасын карау күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.
Читайте нас: