Красноярскида мәктәптә теракт әзерләгән бер үсмер... коронавирус эпидемиясе беткәнче бу карарын кичектереп торырга булган. Бу турыда ФСБның матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Егет мәктәбендә канлы мәхшәрне оештырырга дүрт ай әзерләнгән. Әмма ниятен гамәлгә ашырып өлгерә алмаган, мәктәпләр дистанцион укуга күчкән. Аннан үсмер бу кара эшен Пасха бәйрәменә күчергән, 19-20 апрельдә башкарырга булган.
Ул үзенең планнарын көндәлегенә язып барган. 16 апрель көнне хокук саклау органнары аны кулга алганнар, хәзер егетне “Террористик акт әзерләүдә”, “Террористик эшчәнлек башкарыр өчен укулар үтүдә”, “Законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр эшләүдә” гаеплиләр. Аның нинди сәбәп белән мондый җинаять кылырга әзерләнүе билгесез.
Аллаһы Тәгалә бу мәктәпне саклаган, бер гаепсез кешеләрнең каны түгелми калган.