Күзәтчелек ведомствосы 2019 елның октябреннән 2020 елның мартына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә завхоз булып эшләгән 37 яшьлек хатын ата-аналардан балалар бакчасы өчен ай саен акча җыюын ачыклаган. Шул ук вакытта ул балалар бакчасы мөдиренә алынган акчалар турында ялган хәбәр җиткергән. Хатын кассага бөтен акчаны кертмәгән һәм 126 мең сумны үзенә алып калган.