Уфада 56 яшьлек ирнең үз баласына һөҗүм итүе һәм аны тән җәрәхәте белән калдырып качуы турында билгеле булды. Башкаланың Киров районында яшәүче бу гаиләдә берәр чамадан тыш хәл килеп тугандырмы, әти кеше менә шундый җинаять эшләүгә барган. Әтисе чыгып качканнан соң, тик икенче көнне генә, бала табиблардан ярдәм сораган.