Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 апрель 2020, 14:20

Афәтләр юктан килми

Көрттә баласын калдырып киткән хатынның җәза алыр көне җитте.

Көрттә баласын калдырып киткән хатынның җәза алыр көне җитте.
Быел 10 февраль көнне Мәләвез шәһәрендә көрттә ятып, туңып барган сабыйны табып алдылар...
Күпме вакыт узса да, бу хәлне аң белән кабул итәрлек, сабыйны шул хәлгә куйган кешеләрне акларлык түгел. Теп-тере бала көрттә “онытылып калган”, имеш.
Моңа охшаш вәхшилекне фашистлар гына кылгандыр. Шундый явыз булганга аларны кешелек күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Шул сәбәпле аңлы яшь алманнар ул буын бабаларының явызлыклары өчен гафу үтенә. Әмма еракка китми, егерме беренче гасырда, тыныч күк астында туган сабый язмышына кайтыйк.
Сабый ул көнне җиңел генә киендерелгән була. Шул сәбәпле дә кар салкыны аның йомшак, бәрхәт кебек тәнен тиз куырып ала. Кар өстендә ярдәмчесез калган сабый туңа.
Яшәү мәгънәсе туйганчы хәмер чөмерүдән торган яшь хатын аракыга барганда ике яшьлек сабыйны (сабыен, дип әйтеп булмый, бу адымга барган хатынга аналык хисләре, димәк, бөтенләй ят булган) “онытып” калдырган.
Күз алдына китерүе дә куркыныч, әмма бу хәл булган, сабый кар өстендә туңып яткан.
26 яшьлек хатын өенә полиция килгәндә бичәкәй сөяркәсе белән җылы түшәктә йоклап яткан. Баланың әтисе төрмәдә, җәза срогын тутыруы мәгълүм.
Аяк-куллары, бите туңган баланы дәваханәгә илтәләр. Сабый, баш мие шешенү сәбәпле, комада була.
Башкортстанның Тикшерү комитеты шул ук көнне бу хәл буенча тикшерү эшен кузгата. Бүген инде гаепләү расланган эш гамәлдә каралу өчен судка тапшырылган.
Баланың гомеренә инде куркыныч янамый. Аны карт әнисе тәрбияли. Ә менә сабыена иң кадерле кеше була белмәгән хатын ана булу хокукыннан язар, мөгаен. Бу кадәр дә явызлык өчен җәза бирелмәсә, гадел булмас иде. Сабый хакы бар. Әти-әниләр тарафыннан үз сабыйларына карата җинаятьчел мөнәсәбәтләр соңгы вакытта бик ешайды, түгелме? Әллә шуңа да килдеме икән безгә бу сынаулар?..
Читайте нас: