Ишембай шәһәрендә прокуратура полициядә эшләгән 39 яшьлек хатынга карата гаепләү эшен тәмамлаган. Аны күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнгән салон белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. Оператив дежур булып эшләүче хатын 2016 елдан 2018 елга кадәр аларга кеше үлү очраклары турында хәбәрләр җибәреп торган. Ул бу хезмәте өчен ике ел эчендә 83 мең сум акча алган.