Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 апрель 2020, 13:10

Сак булыгыз, "волонтерлар"!

Ялган волонтерны фатирына кертеп, акчадан колак каккан.

Ялган волонтерны фатирына кертеп, акчадан колак каккан.
Салават шәһәрендә яшәүче 88 яшьлек әби, ялган волонтерны өенә кертеп, 70 мең акчасыннан мәхрүм калган. Акчасы югалуын ханым ике көннән генә күргән.
“Үзен волонтер дип таныштырган кыз әбинең шәхси мәсьәләләрен хәл итәргә әзерлеген белдергән. Волонтер, тышкы ишекне ачык калдырып, әби белән кухняга үткәннәр. Шул вакытта кызның иптәше акчаны кереп алган”, - дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Полицейскийлар «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге вакытта җинаятьчеләрне эзлиләр.
Читайте нас: