Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 апрель 2020, 16:28

Ике ахирәт дачаларны яндырып йөргәннәр

Һәм "лайк" җыю өчен видеоларын социаль челтәрләргә урнаштыра барганнар.

Красноярск краенда ике дус кыз -15 яшьлек укучы һәм 20 яшьлек студент үзизоляция вакытында вандализм белән мавыга башлаганнар.
Кызлар хуҗасыз бакчаларга кереп, өй эчендә учак якканнар. Алар боларның барысын да видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра барганнар.
Полиция хезмәткәрләренә бу хәбәр тиз барып җиткән . ТАСС хәбәр итүенчә, хокук сакчылары янгын чыгаручыларның кем икәнлекләре тиз ачыклаган.
Видеода кызларның берсе бу күренешне «кайф өчен», ди. Әмма сорау алган вакытта алар үзләрен бик тыйнак тотканнар. Ут төртүләренең сәбәбе - социаль челтәрләрдә күп лайк җыю булган.
"Матур видеолар өчен генә өй эчендә учак яктык, өйләрне яндырырга теләмәдек, - дип акланган кызларның берсе. - Без кайтып киткәндә ут-фәлән калмады, ике көннән бирегә тагын килгән идек, өйләр урынында көл өеме генә калган».
Эшсезлектән интегүче яшьләргә карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция кызларның башка шундый җинаятьләргә катнашлыгы бармы-юкмы икәнлеген ачыклый. Әгәр табылса, аларга карата кеше милкен аңлы рәвештә юк иткән өчен җинаять эше ачылуы да ихтимал.
Чыганак: eg.ru
Фото: видеодан скрин.
Читайте нас: