Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 апрель 2020, 23:20

Ай ярымлык бала подъезд алдында төн чыккан

Коляскасында елап яткан сабыйны иртән эшкә баручылар күргән.

Мәскәүдә була бу хәл. Ирле-хатынлы коляскадагы яшь баласын подъезд алдында онытып калдырганнар. Сабый шунда төн чыккан, иртән эшкә барырга чыгучы ир елап ятканын күреп, полициягә хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, бала курткага төрелгән булган.
Хокук сакчылары баланың әнисен эзләп тапканнар. 26 яшьлек хатын шул йортта фатирда 3 яшьлек баласы һәм ире белән фатир "снимать" итеп яшәгәннәр. Подъезд алдында кунган балага нибары 1,5 ай, ул аларның уртак "мәхәббәт җимешләре" икән.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, кичтән ирле-хатынлы подъезд алдында кәеф-сафа корып, эчеп утырганнар, бераздан хатын кереп киткән, ә ата кеше бала белән урамда йөрергә калган. Ләкин ир өенә кайтмаган, баланы ишек алдында калдырып, каядыр китеп олаккан. Полиция әле булса аның эзенә төшәлми.
Сабыйның әнисенә карата бала тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ хокук бозу турында протокол төзелгән. Моннан тыш, бу хәл турындагы мәгълүматларны хокук сакчылары опека органнарына, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә тапшырды.
Читайте нас: