Тикшерү күрсәтүенчә, 2 февраль көнне тоткын белән очрашырга 27 яшьлек “адвокаты” килә. Ул ялган документлар күрсәтеп, парик белән күзлек киеп изоляторга керә һәм тоткын белән алар шунда киемнәрне алмашалар. Тоткын парик белән күзлек киеп, бер каршылыксыз изолятордан чыгып китә, аның урынына “адвокаты” кала.