Рязань өлкәсенең Касим районы Елатьма поселогында биш кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, 32 яшьлек ир тәрәзә төбендә сөйләшеп торган егетләргә кисәтү ясый. Аннан ау мылтыгы алып чыга да ата башлый. Һәлак булган егетләргә 22 яшьтән 31 яшькә кадәр булган.
Үтерүче психоневрологик диспансерда эшләгән. Әмма ул үзе дә психиатрда исәптә торган булган диләр.