Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 апрель 2020, 13:02

Банкоматтан акча алганда...машина бәреп киткән

Күрәчәгең булса, күркә талап үтерә, диләрме әле безнең халыкта?

Күрәчәгең булса, күркә талап үтерә, диләрме әле безнең халыкта? Кушнаренко районының Тарабердино авылында да кеше ышанмастай хәл булган: 42 яшьлек ханым банкоматтан акча алып торганда машина бәреп киткән. Банкомат юл өстендә түгел лә, аны ничек машина бәрә алсын дисезме? “Ундүртенче” модельле автомобильдә руль артында утырган 42 яшьлек водитель исә бу гамәлне ничек эшли алгандыр, әмма ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул исерек булган.
Бәхеткә ханым исән, ул тән җәрәхәтләре алып хастаханәдә дәвалана.
Фото: onlikassa.ru
Читайте нас: