Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 апрель 2020, 23:35

Эчкән килеш рульгә утырган

Бер законга да буйсынмаучылар бар.

Бер законга да буйсынмаучылар бар.
Бүген Кушнаренко районының Тарабердино авылында эчкән килеш руль артына утырган 32 яшьлек ир 42 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Ханым Прогрессовская урамында банкоматтан акчасын алып торганда өстенә машина килеп менгән. Зыян күрүчене дәваханәгә илткәннәр.
Республика автоинспекциясе белдерүенчә, узган тәүлектә исерек килеш машина йөртүче 48 кеше тоткарланган, 1400 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Аптырарсың, бөтен халык үзизоляциядә, хәрәкәт тә, хәмер сату вакыты да чикләнде. Ә тәртип бозарга, җинаять кылырга җаен табалар...
Читайте нас: