Нәрсә кирәк булган соң аңа?
Кичә Октярьский шәһәре полициясенең дежур бүлегенә Социалистик урамында урнашкан кибеттән хәбәр килгән. Ачыклануынча, бер ир кибеткә кергән дә, ишек төбенә басып, беркемне дә аннан чыгармый торган. Ул гына да түгел, кешеләрне дә, сатучыны да сүгеп ташлаган.
Шелтә ясаганнар. Файдасы тимәгән. Шуннан кибет хезмәткәрләре полициягә хәбәр иткән.
Полиция хезмәткәрләре аны бүлекчәгә алып киткәннәр.
Тавыш-гауга кубаручы иргә 50 яшь икән. Үзе шушы шәһәр кешесе.
Тик тормагач, үзенә мәшәкать тә тапкан инде. Җәмәгать урыннарында тәртип бозып йөргән өчен аңа РФ КоАН 20.1 маддәсенең 2 бүлеге буенча, суд карары белән штраф чәпәгәннәр.