Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 март 2020, 13:43

Интим хезмәтләр салонын япканнар

Бөтен дөньяда чир котырганда интим кайгысымыни инде, иптәшләр?

Уфада хокук саклау органнары интим хезмәтләр күрсәтүче салонны япканнар. Ул массаж кабинеты буларак эшләгән. Салон торак йортта урнашкан, анда сауна һәм ял итү бүлмәсе җиһазландрылган булган.
Салонга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре бина эчен җентекләп тикшергән. Бүлмәләрдә интим-кибетләрдән сатып алынган товарлар табылган. Шулай ук тикшерү вакытында салонда булган өч яшь кызны полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Законсыз эшчәнлекне “Яшь гвардия”нең “Контроль” проекты волонтерлары ярдәмендә ачыклауга ирешкәннәр. Алар рейд үткәргән вакытта бу салонның эшләвен күргән һәм полициягә хәбәр иткән.
“Карантин көннәрендә республика Башлыгы указы буенча хезмәт күрсәтүче күп оешмалар ябылуга карамастан, бу салон клиентлар кабул итеп яткан. Үткәрелгән мониторингка ярашлы, легаль оешмалар клиентлар кабул итүне туктаткан, ә кем элек тә законны бозган, аларга карантин да мөһим түгел”, — ди “Контроль” проектының БР буенча кураторы Антон Буфетов.
Читайте нас: