Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 март 2020, 17:45

Кем нидән кача бит?

Яшеренергә сәбәбе зур бу ирнең...

Яшеренергә сәбәбе зур бу ирнең...
Уфада Ковригин Сергей Викторович дигән кешене эзлиләр. Җаваплылыктан кача ул. Юк. Коронавируска бәйле түгел аның җинаяте.
Башкортстан суд приставлары белдерүенчә, алименттан качып йөри икән әти кеше. Бурычы да, аз да түгел, күп тә түгел, 724 мең сум җеылган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек качак әтинең Уфада булуы бик мөмкин.
Ир кеше үзенең 2007 һәм 2011 елда туган ике кызына алимент түләргә тиешлеген белә торып та, бурычын озак вакыт кичектереп килә. Теркәлгән адрес буенча яшәмәү һәм суд приставлары белән элемтәгә кермәү сәбәпле, ир кешене эзәрлекләргә мәҗбүр булганнар.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе гражданнарга мөрәҗәгать итә: әгәр дә бу кешенең кайда яшәвен белсәгез, 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча дежур бүлекчәгә шалтыратуыгыз сорала.
Читайте нас: