Яр Чаллы шәһәрендә бер ир караваттан егылып төшкәне өчен хатынын кыйнап үтергән. Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, хатын параличланган булган. Аның караваттан егылып төшүе иренең ачуын китергән. Ул хатынының эченә типкән һәм тегесе алган тән җәрәхәтеннән якты дөнья белән хушлашкан.