Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 март 2020, 16:40

Серне саткан өчен - җәза

“Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион” Г.Тукай.(“Китмибез”)

“Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион” Г.Тукай.(“Китмибез”)
Кайда гына кылынмый икән шпионлык? Серлелек зуррак булган урында алар тагын да күбрәктер.
Әнә бит, саклык банкында да шпионлык кылган бер кеше табылган. Җинаятенә күрә җәзасына да кабып торалар.
Шулай итеп, Уфада «Сбербанк»ның элекке хезмәткәрен җәзага тарттыралар.
Аны банк серен саткан өчен маддәгә ярашлы хөкем итәләр.
Узган елның август аенда банк хезмәткәренә бер танышы үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Хезмәткәр аның элекке хатынының бөтен финанс операцияләре, акча әйләнеше турында тулы мәгълүматны чыгарып бирә. Икесе дә бик канәгать калган булганнардыр ул вакытта, тик ...
Бүген килеп, 23 яшьлек элекке банк хезмәткәре «Банк сере булган мәгълүматны законсыз рәвештә тарату” маддәсе буенча җавапка тарттырыла.
Гаепләү эше расланган, дип белдерделәр Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Яшь кеше гаебен таныган. Җинаять эше Совет районы судына каралырга юлланган.
Ялгышкан бу яшь кеше. Язмышына кара тап булып калырмы бу ялгышы?
Читайте нас: