Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 март 2020, 16:35

Карантинны бозган өчен җаваплылык катгыйланачак, ди

Карантин кагыйдәләрен бозган очракта җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралырга мөмкин.


Дәүләт Думасына коронавирус буенча карантинны бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында закон проекты кертелде.
Документ саксызлык аркасында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылыкны катгыйлатуны күз уңында тота: 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф яисә аерым вазифаларны биләү, я булмаса аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елга кадәр мәхрүм ителү.

Кеше үлеменә китергән яисә кешеләргә чир йоктыру куркынычын тудырган закон бозу очраклары өчен 1дән алып 2 миллион сумга кадәр штраф каралган. Яисә 5 елга кадәр һөнәргә хокуктан (я булмаса иректән) мәхрүм ителү.
Кагыйдәләрне үтәмәү ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерә икән, бу очракта закон бозучы җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Аңлы рәвештә закон бозу очраклары үлемгә китерә икән, бу терроризм, хулиганлык яки диверсия дип билгеләнәчәк һәм гаепле кеше Җинаять кодексының тиешле маддәләре буенча җәзага тарттырылачак.
Шулай ук закон проекты икенче укуда коронавирус турында фейклар тараткан өчен санкцияләр белән тулыландырылачак.

Документны 31 мартта карый башлаячаклар. "Бердәм Русия" фракциясе аны хуплаячагын белдерде.
Читайте нас: