Бер ир бер ел агышында үзенең фатирына 54 чит ил кешесен теркәп өлгергән.
25 яшьлек ир бу эшкә алдан әзерләнеп тотынган. Миграция хезмәтләренә үз фатирына биш дистәдән артык кешене пропискага кертүе турында документларны күрсәтеп, үзен кабул итүче як итеп күрсәткән.
Чынбарлыкта теркәү фиктив булып чыккан. Аның фатирында бу адәмнәрнең берсе дә яшәмәгән.
Суд аны сынау вакыты белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр итә Татпресса.ру