Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 март 2020, 23:50

"Зимняя вишня" фаҗигасен хәтерлисезме?

Сәүдә үзәгендә янгын чыгып, дистәләрчә гомерләр өзелгән иде. Алар арасында - 37 бала...

Дистәләгән кешеләр гомерен өзүдә гаепләнә.
Польша ”Кышкы чия” күңел ачу-сәүдә үзәгенең хуҗаларының берсе булган Вячеслав Вишневскийны Русиягә тапшырды.
Бу хакта «Интерфакс»ка РФ Генераль прокуратурасында белдергәннәр.
Кемеровода урнашкан бу үзәктә булган кайгылы хәлләрне хәтерлисездер? Аның хуҗаларының берсе - Вячеслав Вишневский үзәк төзелгәндә ришвәт бирүдә гаепләнә. Намуссыз рәвештә, акча белән уйнап төзелгән бинада янгын чыгып, алтмыш кеше һәлак булды. Аларның күбесе балалар иде. Ә Вишневскийның ашыгыч рәвештә чит илгә чыгып качуы мәгълүм булды.
“РФ Генераль прокуратурасы таләбе буенча, Польшаның компетент органнары “Кышкы чия” күңел ачу-сәүдә үзәге компаниясе директоры Вячеслав Вишневскийны Русиягә тапшырды.
Ул РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсенең 5 өлеше (ришвәт бирү) буенча, җинаять кылуда гаепләнә,”- дип белдерделәр ведомствода.
Вишневский Русиягә махсус сак астында китерелде.
Читайте нас: