Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 март 2020, 20:44

Түрәләр инвалид балалар урынына бушлай үз балаларын диңгезгә җибәргән

Мондый шаккатарлык гаделсезлек Русиягә генә хастыр ул.

Воронеж өлкәсенең Воробьевск районы халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, ярдәмгә мохтаҗ балаларның ата-аналары исеменнән ялган отказ документлары төзеп, Ялтага диңгезгә үз балаларын җибәргән. Өлкә прокуратурасы ачыклавынча, инвалид балаларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә тәгаенләнгән шундый 9 юлламаның 4се әлеге схема белән рәсмиләштерелгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә идарәдә эшләүче бер хезмәткәрнең гаиләсен аз тәэмин ителгән гаилә дип танулары билгеле булган. Әлеге статуста хезмәткәр ханым ай саен пособие һәм кызына Ялтага юллама алган. Гади кеше берәр ташлама алыр өчен кочак-кочак белешмәләр җыя бит инде. Бу түрә үзе баш, үзе түш булгач, аның гаиләсе керемнәре тикшерелмәгән.

Җитмәсә, идарә директоры хезмәткәрләренә айлык эш нәтиҗәсе буларак стимуллаштыручы түләүләр бирә торган комиссия төзегән. Бу комиссиянең 8 әгъзасы, ел дәвамында үз эшләрен югары (!!) бәяләп, үзләренә премияләр язып ятканнар.

Тикшерү материалларын прокуратура тикшерү органнарына җибәргән. “Түләүләр алганда мошенниклык кылу” маддәсе буенча эш кузгатырга тәкъдим ителгән.
Читайте нас: