Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 март 2020, 16:00

178 хезмәткәргә эш хакы түләмәгән

Бурычларның гомум суммасы 5 миллионнан артып киткән.

БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Ишембай трикотаж фабрикасы узган 2019 елның ноябрь-декабрь айлары һәм 2020 елның гыйнвары өчен 178 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән. Бурычларның гомум суммасы 5 миллионнан артып киткән.
Тикшерү эшеннән соң прокурор оешма җитәкчесенә кисәтү чыгарган һәм судка хезмәт хакы бурычларын кайтару хакында гариза юнәлткән.
Шулай ук административ хокук бозу турында җинаять эше кузгатылган. “Хезмәт кодексын бозу” маддәсе нәтиҗәләре буенча җинаять эше фигурантын 1 елга дисквалификацияләгәннәр.
Прокурор тикшерүе материаллары нигезендә “Ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү” маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше тикшерелә.
Әлеге моментта хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча каплатылган.
Читайте нас: