Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 март 2020, 03:05

Үтерүчене 16 елдан соң тапканнар

Кыз 2004 елда югала.

Иркутск өлкәсендә 4 яшьлек кызны үтерүче ирне тоткарлаганнар. 41 яшьлек ирнең 16 ел элек кылынган җинаятькә катнашлыгы дәлилләр белән раслана, дип билгелиләр төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсендә.
Кыз бала 2004 елда югала. Ул Слюдянский районында урнашкан “Утулик” ял базасында ял иткән. Сабыйны үтерүдә шикләнелгән ир сөйләвенчә, кыз югалган көнне ул ерак түгел генә дуслары белән хәмер эчкән, аннары ял базасына барырга тәкъдим иткән. Юлда аларга адашкан кыз очрый.
“Ул баланы салонга утырта. Ир һәм аның калган пасажирлары ял базасына якындагы урманга кадәр барып җитә. Дуслары арытаба кәеф-сафа корган арада, ир кызны урманга алып китә, үтерә, мәетен күмә һәм җинаять урыныннан китә”, — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Тикшерүчеләр шуны да билгели: тоткарланган ирнең җинаятькә турыдан-туры катнашлыгы аның күрсәтмәләре һәм психофизиологик тикшерү нәтиҗәсенә нигезләнеп дәлилләнгән. Ирне сак астына урнаштырганнар. Аңа Җинаять җәзалары кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше (“Кече яшьтәгене үтерү”) буенча гаепләү карары чыгарылган.
Читайте нас: