Бу хәл Тавтиманово авылында булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек ир белән 43 яшьлек хатын өйләрендә кәеф-сафа корып, эчеп утырганнар. Күңелле генә сөйләшкән вакытта, ир хатынга авыр сүз әйтеп, үпкәләткән. Ханым кызып китеп, пычак белән ирнең корсагына кадаган. Бу хәлдән соң хатын, үз хатасын аңлап, башта хастаханәгә, аннары полициягә шалтыраткан. Тәртип сакчылары килгәнче хатын, кинолардагы полицейскийлар кебек, пычакны пакетка салып, әзерләп куйган. Бәхеткә каршы, ир исән калган, хәзер ул хастаханәдә. Хатын бу эше өчен үкенгән, гаебен таныган. Сәламәтлеккә зур зыян салу факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте сайтында.