Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 март 2020, 14:00

Баласын тапкан һәм бәдрәфтә калдырган

Бер хатын кунакка баргач тапкын баласын үлем кочагына калдырып киткән.

Саратов өлкәсендә җанөшеткеч вакыйга: яңа туган баланы бәдрәфтә калдырганнар.
Сабыйның мәете коммуналь фатир бәдрәфендә табылган.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, әлеге йортта яшәүче бер ир янына 34 яшьлек авырлы хатын кунакка килә. 15нче март иртәсендә ул бәдрәфтә баласын тудыра һәм шунда калдыра... Бу хакта беркемгә дә хәбәр итми. Соңрак сабыйның мәетен күрше хатын күреп кала.
Әле хокук саклау органы хезмәткәрләре бу вакыйга буенча тикшерү эше алып бара. Алар сабыйның исән туып үлгәнме, әллә туганда ук үле булганмы икәнлеген ачыклый.
Читайте нас: