Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 март 2020, 14:38

Берсе авариядән соң пассажирын ташлап качкан, икенчесе “права”сыз булган

Кичә җитди юл һәлакәтләрендә ике кеше гомере өзелгән.

Узган төнне республиканың Кыйгы районында водитель, «ВАЗ-2114» автомобиле белән идарә итеп, электр баганасына барып менә.
Водитель авария урыныннан качкан һәм 25 яшьлек пассажирын үлемгә дучар иткән.
Полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, җиңел машина теркәү исәбеннән төшерелгән булган.
Учалыда да 14 март кичендә җитди юл һәлакәте теркәлгән. “Лада Приора” руле артындагы 31 яшьлек водитель җәяүлене бәрдергән. Билгесез сәбәпләр аркасында 44 яшьлек җәяүле юлдан китеп барган. Кызгнычка каршы, медиклар аның гомерен саклап кала алмый – ул шәһәр дәваханәсендә үлгән.
БРның ЮХХДИ хәбәр итүенчә, моңа кадәр “Приора” водителе руль артына исерек утырганы өчен “права”сыннан мәхрүм ителгән булган.
Читайте нас: