Ишембайда шәһәр суды 55 яшьлек бер хатынга “аеруча эре күләмдәге мошенниклык” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган.
БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче ханым 2011-2015 елларда риэлторлык белән шөгыльләнгән кеше буларак, эчкечеләрне табып, аларны ышандырган. Һәм клиентлары исеменнән сату-алу фиктив сделкасын башкарган. Нәтиҗәдә фатирларны үз исеменә рәсмиләштереп куйган.
Җитмәсә, риэлтор бер хатынга ана капиталы акчасын алырга тәкъдим иткән. Ул күчемсез милек объектын сату турындагы фиктив сделка ярдәмендә дәүләт ярдәме акчаларын үзләштергән.
“Риэлтор” җинаятьләренең гомум зыяны 2,7 миллион сумнан артып киткән.
“Хөкем ителгән хатын кылган җинаятьләрендә гаебен танымады һәм зыянны каплатмады, — дип аңлаталар ведомствода. — Моңа кадәр дә шундый ук җинаятьләр кылганы һәм чыгарылган хөкем карарын исәпкә алып, суд аны 5 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итте”.
Суд карары әле үз көченә кермәгән.